Быел илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылый. Шул уңайдан, әлеге тарихи вакыйгага багышлап, мәктәбебездә " Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас!" дигән тема буенча бик куп эшләр башкарабыз: сугыш чоры балалары белән очрашу, ветераннарга шефлык итү, төрле бәйгеләр, рәсем конкурсларында катнашабыз.
Сугыш! Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз! Ул ничә миллион кешенең гөмерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Йөрим урам уртасыннан,
Күзләрем капкаларда,
Кемнең улы, кемнең ире,
Кемнең яры, җанашы-
Исемнәре капкаларда,
Йөрәкләрдә ярасы.
Бу шигырь юллары һәркемгә таныш. Сугыш җиле авылыбызның һәр капкасын шакый. Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 170кә якын кеше китә, шуларның яртысы гына туган нигезенә кайту бәхете елмая.Күпме авылдашларыбыз ерак җирләрдә мәгелеккә ятып калганар. Елларүткән саен, Бөек Җиңүнең кыйммәте төссезләнә, сүрелә сыман. Һәрберебез дә матбүгаттан, телевизордан Эстония башкаласы Таллин шәһәрендәге "Сугышчы-коткаручы”га куелган һәйкәл язмышын әкренләп күзәттек, бу күренешкә беркем дә битараф калмагандыр. Ә базарларда беркайда эшләмәүче әзмәвер ир-егетләрнең орден-медальләр сатуы йөрәкне сыкрата. Ә бит бу һәйкәлләрдә, орден-медальләрдә күпме сугышчыларның батырлыгы, язмышы,гомере чагыла.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 64 ел тула.Еллар алга үрелгән саен, сугыш ветераннарыныңда саны кими. Чертуш авылы да сонгы ике ветеранын югалтты. Язмыш дими, ни диярсең-авылдан иң беренче фронтка киткән Әхмәтшин Габдулла бабай иң соңгы солдат булып арабыздан китте...
Ә икенчесе – Хәбибуллин Сәмигулла бабай. Күптән түгел генә Сәмигулла бабай белән бергә тормыш юлларын, сугышта күргәннәре турында сөйләшеп утырган идек.
Хәбибуллин Сәмигулла бабай 1924 елның 10 мартында Чертуш авылында, күп балалы гаиләдә туа. Тик бәхетләре озакка бармый. Бер-бер артлы әтисе, аннары 2 туганы, әнисе үлеп китәләр. Сәмигулла бабай сеңлесе Халисә белән дөм ятим булып калалар.
Бу вакытларда кешеләрнең тормышлары гаять авыр булуын беләсез, ятимлек үзәкне тагы да өзә. Тормышның бөтен авырлыгын алар сеңлесе белән икәүләп тарталар. Сәмигулла бабай 12 яшьтән колхозда эшли башлый. Тырыш, хезмәт сөючән була ул. 1940 елда бер төркем яшьләрне Донбасска шахтага алып китәләр. Анда да ул сынатмый, тырышып эшли.
1941 елның июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башлана. Сәмигулла бабай эшли торган шахта таркатыла. Кем ничек җитте, мең бәлаләр белән туган ягына кайтып китә. Сәмигулла бабай да Чертушка кайта. 1942 елның 16 ноябрендә ул сугышка китә. Менә шуннан маҗаралы,хәвефле, куркыныч үлем уенына кереп китә ул.
Башта аларны Казан янындагы хәрби-өйрәнү пунктына озаталар. Анда алар ел ярым яшиләр: траншеялар казыйлар, урманнан бүрәнә ташыйлар. Аннан соң Мәскәүдә-бер төркем сугышчыларны фронтларга таркаталар. Сәмигулла бабай 3 нче Белорусия фронтында алгы сызыкларда сапер-разведчик булып хезмәт итә башлый. Сәмигулла бабай сөйләве буенча, сапер-разведччик-ул разведчикларга юл салып баручы. Шушы юллардан разведчиклар бик күп әсир фашистларны алып кайталар,мөһим урыннарны утка тоталар.Шундый хәлиткеч бәрелешләрдә геройлык күрсәткәне өчен Сәмигулла бабайны Дан ордены белән бүләклиләр Сугышта иң авыр,иң истә калган минутлар булдымы?-дигән сораәга Сәмигулла бабай уйланып торды да, - Әйе, иптәшем белән ашханәдән аш алып килгәндә,снаряд төшеп шартлап, иптәшемнең меңннәрчә кисәкләргә таралуын күрү- минемөчен гомерлек яра булды, -ди.
Ә Сәмигулла бабай үзен "йөзлек белән туган кеше” дип саный, 7 ел сугышта йөреп, һәр көнне үлем белән очрашып, бер генә дә яра алмый ул. Язмыштан узмыш юк,диләр бит. Сәмигулла бабай Балтик буе илләрендә дә фашистларга каршы көрәшә. Ә Җиңүне ул Германиянең Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Җиңү шатлыгын татырга да өлгермичә, үзләренә кая барганыннан да әйтмичә, 1945 елның 12 нче маенда эшелонга утыртып Монголиягә японнарга каршы сугышка озаталар.
Анда алар 15 көн торалар.
авылы Чертушка кайта. Батыр, курку белмәс сугышчы хезмәттә дә сынатмый, комбайнчы булып эшли. Аннан соң ул, тормыш шартлары буенча ”Леспромхоз” да (Мамадыш районында) урман кисүче булып эшли. Тормышның нинди генә сикәлтәле юлларында да ул сыгылмый, бирешми, чөнки яшьтән салынган ныклы ихтыяр көче, хезмәт сөючәнлеге аңа ярдәм итә. Туган авылыннан читтә яшәсә дә, гомеренең соңгы елларында ул авылга кайта. Сеңелесе Халисә апа белән бергә гомер кичерде.Тик аяусыз үлем аны безнең арабыздан алып китте.
Бүген арабызда булган сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләргә онытмыйк. Чөнки алар безнең ирегебез, аяз көнебез өчен утка, суга кергәннәр.
Бәхетле ана,бәхетле ак әби! (Минабетдинова.З.Р 6 сыйныф)