Бүген,27.10.10 дә мәктәптә башлангыч сыйныф ,5 нче, 6 нчы сыйныф укучылары белән берлектә " Сөмбелә " бәйрәме узды.
21 октябрьдә Яңа Чишмә урта гомуми белем мәктәбендә I район күләм яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде.
Мәҗит Гафуриның 130-еллык һәм Хәсән Туфанның 110 еллык юбилейларына багышланган укуларның максаты – укучыларда эзләнү- тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, сәләтле балаларны барлау һәм әдәбиятыбыз тарихына зур өлеш керткән классик әдипләрнең иҗатларына карата кызыксыну уяту иде. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбият укытучысы Габдуллина Вәсилә Фәрит кызы җитәкчелегендә " Тоталитар режим һәм респрессияләнгән язучылар " исемле проект эше белән 9 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллина Гүзәл чыгыш ясады..Электрон мәгариф системасына нигез салынды.Укучылар һәм әти-әниләр, http://edu.tatar.ru/nsheshma/page1695.htm сайтына кереп карый аласыз.
"Яшь педагог" район конкурсында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Гөлгенә Шамил кызын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!
1 нче апрельдә район буенча үткәрелгән мини-футбол ярышында безнең команда 4нче урынны яулады.